Иҗтимагый сәясәт

Медицина хезмәте күрсәтү

Университетыбызда сәламәтлекне саклау максатыннан дистә еллар дәвамында 1 нче курс студентлары өчен 100 сәгать күләмендә “Сәламәт яшәү рәвеше” дигән программа тормышка ашырылып килә. Әлеге курс бер семестр укытыла һәм аны алып бару өчен табиблар, физик тәрбия кафедрасы укытучылары, социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре, психология бүлегеннән белгечләр чакырыла.

Сәламәтләндерү һәм ял

Университетыбызда студентларның, хезмәткәрләребезнең сәламәтлекләрен ныгыту, ялларын күңелле һәм файдалы итеп оештыру мәсьәләсе бик җитди куелган. Алар Рәсәй, шулай ук Татарстанда җирлегендә урнашкан сәламәтләндерү лагерьларында, бигрәк тә университетның санаторий-профилакториясендә һәм «Яшел наратлык» спорт-сәламәтләндерү комплексында ял итәләр. Университетта эшләүчеләргә исә 11 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалары белән бергә ял итү мөмкинлеге дә бирелә. Россия социаль иминият фондына күчерелгән акчалар хисабына университет балалар санаторияләренә һәм сәламәтлекне ныгыту лагерьларына юлламалар ала.

Университетта белем алучылар Татарстаныбызда һәркемгә яхшы таныш булган «Азнакай», «Васильевский», «Яшел наратлык» лагерьларында күңел ачалар. Алай гына да түгел, республикадан читтә урнашкан «Приазовец», «Бәхетле балачак» (Анапа), «Төзүче» (Новороссийск) санаторийларында сәламәтлекләрен ныгыталар. Мондый санаторий, лагерьларда ял итүче студентларның саны ел саен 600дән артып китә.

Казан Милли Тикшеренү Технология Университетының санаторий-профилакторияләрендә 1000нән артык студент һәм хезмәткәр сәламәтлекләрен ныгыта. Көндезге бүлектә укучы студентлар федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акча хисабына ял итәләр. Хезмәткәрләргә бирелгән юлламаның 80%ы исә бюджеттан тыш кергән акчалар хисабыннан түләнелә. Ягъни, биредә эшләүчеләр юлламаның 20%ын гына түли.

Материаль ярдәм

2008 нче елда көндезге бүлектә укучы студентларга матди ярдәм күрсәтү максатыннан университет администрациясе 15,5 млн. сум акча бүлеп бирә.

Берничә ел элек университетта хезмәткәрләргә һәм ветераннарга матди ярдәм күрсәтү турында Нигезләмә кабул ителә. Һәм әлеге нигезләмә нигезендә ел саен дәвалану өчен, хезмәткәрләр, аларның якын туганнары үлгән очракта, шәхси милекләренә килгән зыянны каплауга 900 мең тирәсе акча тотыла.

Торак сәясәте

Университетның 5 тулай торагы бар. Аның гомуми мәйданы 33424 кв.метрны тәшкил итә. Тулай торакта бөтен уңайлыклар да тудырылган: юыну, эш бүлмәләре, тренажер, компьютер заллары, «Кызыл почмак» бар.

Йортлар төзу сәясәте

Бу проектны тормышка ашыру максатыннан «Технология университеты» дигән торак төзү кооперативы оештырылды.

«Технология университеты» дигән торак төзү кооперативында КМТТУ хезмәткәрләренә азкатлы йортлар төзү өчен җир бүлеп бирү тәртибе турындагы Нигезләмә.

Азкатлы йортлар төзү өчен җир алганда тутырыласы гариза бланкасы.

Университет хезмәткәрләренә азкатлы йортлар төзү өчен республикабызның Биектау районында урнашкан Усад авылында җирләр бүлеп бирелгән. Әлеге җирләр тиешле органнар тарафыннан законлаштырылган. Бу проект университетта «Биек тау» программасы исеме астында йөри һәм киләчәктә аны тулы көчендә тормышка ашыру өчен университет вәкилләре күп көч түгә. Хәзерге вакытта «Союзхимпромпроект» хезмәткәрләре йортлар төзү схемасын һәм планнар әзерли. Алданы көннәрдә исә Казан шәһәре администрациясенең архитектура бүлеге белән берлектә бүлеп бирелгән җирләрдә проектлау эшләре күздә тотыла.

Торак сәясәте турындагы тулырак мәгълүматны монда табарга була.

Җәмәгать туклану системасы мониторингы

Университетның һәр уку бинасында ашханәләр, буфетлар бар. Биредә һәрвакыт студентларга кайнар ашлар, тәмле мич ризыклары тәкъдим ителә. Мәйданы 800 кв. метрны тәшкил итүче, 1348 кеше сыйдырышлы Студентларны ашату комбинаты да Казан Милли Тикшеренү Технология Университеты составына керә. Әлеге җәмәгать туклану урыннарында азыкның сыйфаты һәм бәясе даими рәвештә тикшерелеп тора.

Социаль-психологик ярдәм

2004 нче елның октябрь аеннан университетта социаль-психологик ярдәм күрсәтү бүлеге оеша. Хезмәткәрләр түбәндәге юнәлешләр буенча эшләүне максат итеп куя:

  • университеттагы социаль-психологик халәткә анализ ясау;
  • социаль-психологик проблемаларны билгеләү, аларны барлыкка китергән сәбәпләрне ачыклау, чишү юлларын күрсәтү;
  • белем алучы яшьләрнең аң ягыннан үсешенә һәм шәхес буларак формалашуына уңай йогынты ясау;
  • белем алучыларның шәхес буларак үсешен, үз-үзенә дөрес бәя бирү алымнарын формалаштыру;
  • наркотикларга каршы көрәш алымнарын тәкъдим итү; чолгап алган тирәлектә, психологик аңында, сәламәтлегендә ниндидер тайпылышлар булган очракта аларны дөрес юл белән хәл итәргә өйрәтү;
  • студентларга һәм университет хезмәткәрләренә психологик ярдәм күрсәтү.

«Д» корпусында урнашкан социаль-психологик ярдәм күрсәтү бүлегенең әһәмиятле эше - студентларга һәм университет хезмәткәрләренә консультацияләр үткәрү, үз-үзеңне тотарга өйрәтү. Кабинет заманча таләпләргә туры килерлек итеп җиһазландырылган: ярдәм сорап килүчегә компьютер ярдәмендә тест үткәрелә, аны ял иттерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Шулай ук 231-89-58 ышаныч телефоны аша консультацияләр бирү мөмкинлеге дә бар.

2006 нчы елдан бирле социаль-психологик ярдәм күрсәтү бүлегендә тренинг залы эшләп килә. Биредә студентлар төркемнәргә бүленеп шөгыльләнәләр.

Бүгенге көнгә кадәр психологлар студентлар һәм университет хезмәткәрләре белән 200 дән артык консультация үткәргән. Төп темалар булып түбәндәге мәсьәләләр күтәрелә:

  • кыюсызлык;
  • үз-үзеңне күралмау;
  • дөрес белгечлек сайлау;
  • гаиләдә, дуслар, хезмәттәшләр белән уртак тел табалмау;
  • җавапсыз мәхәббәт;
  • негатив психологик халәт (курку, депрессия, агрессия);
  • уку белән бәйле проблемалар.

Социаль-психологик ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренең төп бурычы - студент тормышының төрле өлкәләрендә килеп чыккан проблемалар хакында аларның фикерләрен ачыклау өчен социалогик сораулар әзерләү.

Социаль-психологик ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре яшьләр белән эшли, аларның психологик һәм физик сәламәтлекләренә йогынты ясый торган негатив факторларны ачыклау һәм аларны булдырмый калу өчен профилактик чаралар үткәрү белән шөгыльләнә.

Әлеге юнәлешне үстерү максатыннан, социаль-психологик ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре яңа программа әзерли һәм әлеге хезмәт Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында наркотикларның законсыз әйләнешен тикшерүче оешмалар тарафыннан уздырылган конкурста иң яхшы программа дип игълан ителә.

Источник: КМТТУ